Ладушки-ладушки, безнең кунаклар - әбиләребез

2019 елның 4 октябре, җомга

Өлкәннәр көне декадасы кысаларында Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Сергиенко С.Г. 4 октябрьдә «Ладушки-ладушки, безнең кунаклар - әбиләребез»дигән мастер-класс үткәрде. Мастер-класста безнең реабилитантларның әбиләре, шулай ук «Йо-йо»техникасы белән танышырга теләүчеләр катнашты. Педагог бу техниканың исеме тарихы турында сөйләде. Аннары үз куллары белән йо-йо чәчәге ясарга өйрәтте.

Барлык катнашучылар да эшкә әзерләнгән материалларны, шулай ук эш өчен кирәкле инструментларны алып, бердәм булып эшкә тотындылар.

Әбиләр останың сизгер җитәкчелеге астында гаҗәеп чәчәкләр ясау мөмкинлеге алдылар, соныннан ул чәчәкләр матур кольега әверелделәр.

Балалар да әбиләренә матур бүләк ясарга тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International