2019 елның 8 октябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена бару оештырылды. Музей белгечләре Бөек Ватан сугышында булган тарихи вакыйгалар турында кызыклы экскурсия уздырдылар, шулай ук катнашучыларны татар халкының иҗаты һәм көнкүреше белән таныштырдылар.