"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Екатерина Мунина “Су эчү тәртибе!” дигән темага лекция уздырды.
Чараның максаты: дөрес су эчү тәртибе белән танышу, су балансын саклауга өйрәтү, үз организмыңның сәламәтлеге өчен җаваплылык хисен арттыру.
Су эчү реҗимын саклау сәләмәтлеккә бик зур йогынты ясый. Вакытында дөрес итеп су эчү-организмда су-тоз балансын яхшыртуга китерә. Су кеше организмындагы тән температурасын тиешле дәрәҗәдә тоту, ашкайнату, сулыш алу, бүлеп чыгару һәм башка организмнар системасының өзлексез эшчәнлеген яхшырта һәм тән тиресенең дымлылыгын тәэмин итә. Организмдагы су балансын саклау һәм кулланыла торган суның сыйфатына игътибар бирү- кеше сәламәтлеге өчен зарури.
Әнгәмә барышында социаль хезмәт алучылар үзләренә тәүлеккә күпме су кулланырга кирәк икәнлеген исәпләп чыгардылар. Чара ахырында белгеч тынлаучыларның барлык сорауларына да җавап бирде.
Чарада 12 кеше катнашы.