Безнең чираттагы җиңүебез-Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан җиңүче дипломы

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә Буа муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рәнис Камартдинов рәислегендә районның предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә бүләкләүләр белән башланды. Безнең учреждение "ЭкоВесна-2019" республика конкурсында "Иң яхшы предприятие"номинациясендә җиңгән өчен Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Дипломын алды.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты бу конкурста актив катнаштылар. Исегезгә төшерәбез, бу акциянең максаты-халыкны табигать саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү, экологик белемнәрне арттыру, экологик яшәү рәвешен популярлаштыру, «чиста республика»да яшәргә омтылыш тәрбияләү. Интернат-йортта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр шәһәр яны урманын, шәһәр өмәләрен җыештыруда, интернат-йорт территориясен төзекләндерүдә, макулатура җыюда, экологик акцияләрдә: Җир Сәгате, Җир көне катнаштылар, «ЭкоМода» ташландык материалдан мода күрсәтүдә призерлар булдылар.

Тырышлыгыбызны югары бәяләгән өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International