Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган «Игелеккә һәрвакыт урын бар...» дип исемләнгән чаралар циклы үтте

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

1 октябрьдә игелекле һәм матур бәйрәм – Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Өлкәннәр көнен бәйрәм итү буенча киң күләмле чара оештырдылар. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре, волонтерлар, шәһәр китапханәсе, яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе һәм 4 нче ТОС хезмәткәрләре белән берлектә хезмәт күрсәтүчеләр өчен бәйрәм чаралары оештырылды. Актив өлкәннәр өчен учреждениедә мәдәни программа оештырылган иде, анда чәй табыны артында алар яраткан җырлар, дәртле такмаклар җырладылар, мәзәкләр яңгырады, шау-гөр килеп көлделәр. Аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларга күңел ачу программалары белән өйләренә бардылар.

   Волонтерлар белән берлектә адреслы социаль ярдәм күрсәтелде. Чара кысаларында бушлай социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтелде: бакча эшләре башкарылды, тәрәзәләр юдырылды, фатирлар һәм йортлар, йорт яны территорияләре җыештырылды. Теләгән кешеләр чәчләрен бушлай кистерделәр.

   «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге юристы Нигматуллина Гүзәл социаль хезмәт алучыларга өйдә бушлай юридик консультацияләр күрсәтте.

   Бу бәйрәм бик мөһим, чөнки ул өлкәннәр проблемаларына игътибарны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә һәм аларны социаль актив булырга чакыра. Өлкәннәр көне юкка гына игелек һәм хөрмәт көне дип аталмый, ул өлкән буынны тагын бер кат котларга, зирәклек, тәҗрибә, еллар буена тупланган белемнәре өчен рәхмәт әйтергә менә дигән форсат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International