9 нчы октябрь көнне "Өмет яры" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Максимум" мәктәп үзидарәсе советы һәм 1 нче урта мәктәпнең тискәре күренешләрне кисәтү отряды катнашучылары белән берлектә "Саулык" социаль ярдәм үзәгендә тернәкләнү узучы өлкәннәрне котлады.
Үзәк хезмәткәрләре һәм балалар реабилитантларны котлады һәм "Икенче яшьлек" исемле кызыклы сәхнә уйнатты. Балалар инсценировка әзерләүгә бик җаваплы карады: костюмнар, аксессуарлар җыйдылар, атрибутлар әзерләделәр, репетиция ясадылар.
Барлык катнашучылар да бик күп уңай эмоцияләр алды, проблемалар турында оныттылар һәм күңел белән ял иттеләр. Барысы да күтәренке кәеф белән таралышты. Чараны оештыручылар катнашучыларга иң мөһиме – игътибар һәм яхшы кәеф бүләк итте.