Тукай муниципаль районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге белгечләре укучыларга "Минем сайлау - тормыш" дигән профилактик дәрес үткәрделәр

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 10 нчы октябрендә Тукай муниципаль районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге  белгечләре балигъ булмаганнар белән "Минем сайлау - тормыш" дип исемләнгән профилактик дәрес үткәрделәр. Чара Кече Шилнә урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды. Чарага   6-8 сыйныф укучылары чакырылган иде.

 Чарада 60 балигъ булмаган бала катнашты.

Чараның максаты - наркомания проблемасын актуальләштерү, укучыларда наркотик матдәләр куллануга тискәре караш формалаштыру.

 Дәреснең төп бурычлары - сәламәт мохиттә сәламәт булу ихтыяҗын формалаштыру, кеше саулыгына наркотик чараларның йогынтысы турында күзаллауны формалаштыру. Чарада катнашучыларга ел саен дистәләгән мең яшь кешенең гомерен өзә торган наркотикларның зыяны турында киң материал тәкъдим ителде. Шулай ук яшүсмерләргә наркотиклар куллану турында статистик мәгълүматлар китерелде, укучылар белән бергә наркотиклардан баш тарту ысуллары каралды. Чара ахырында укучыларга наркоманияне профилактикалау буенча буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International