Витаминнар кроссворды.

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

 

      16 октябрь көнне 2019 елны  «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән витаминлы кроссвордлар чиштеләр.

      Дәреснең максаты: балаларда үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга теләк уяту; «витаминнар» төшенчәсе белән таныштыру; кроссворд белән кызыксыну уяту, аны хәл итү, тырышлык, максатка ирешүдә үҗәтлек булдыру; сүз, фикерләүне, интеллектуаль сәләтләрне үстерү;

      Балалар өчен кроссвордлар чишү кызыклы һәм мавыктыргыч дәрес.

Балалар дәрес вакытында " витаминнар»дигән төшенчә белән таныштылар. Бик теләп яшелчә һәм җиләк-җимеш турында кроссвордлар чиштеләр.

Аларга  җиңелрәк булсын өчен сораулар рәсем рәвешендә иде. Ахырдан игътибарлылыкка карата уен уйнадылар.

     Дәрес күңелле, кызыклы, белемгә бай килеп чыкты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International