"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә бильярд буенча ярышлар

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хайбулова  бильярд буенча ярыш үткәрде.

Ярышрның чарасы: социаль хезмәт алучыларны бильярд уены аша  спортка һәм актив тормыш юлына җәлеп итү иде.

Ярышларда ун уенчы катнашты. Уен 8 шарга кадәр әйләнмә системасы буенча оештырылды: 1 нче тур – сайлап алу,   2 нче тур – олимпия системасы  һәм 3 тур – финал ярышлары иде. Һәр уенчы җиңү өчен көрәште, үзләренең күнекмәләре аша спортка тартылганнарын күрсәтергә тырыштылар. Тамашачыларның дустанә мөнәсәбәте  уенга тагын да азарт бирде.  Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүче кубок, призерлар - мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр  алды.

Чарада 10 уенчы һәм  12 тамашачы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International