2019 елның 17 октябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Куркынычсызлык барысы өчен дә һәм һәркем өчен дә” дигән интерактив уен үтте.
Уенның максаты кеше өчен куркыныч хәлгә карата сак караш тәрбияләү.
Әңгәмә барышында тәрбиячеләр балалар белән уен формасында нинди хәлләр булуы турында фикер алыштылар һәм аңлаттылар. “Куркыныч кеше, сак булыгыз – юл” кебекләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен, шулай ук урам, юл, кем ул җәяүлеләр икәнлеген ачыкладылар. Балалар әңгәмәгә актив кушылдылар, тәрбиячеләр соравына җавап бирделәр.
Мондый чараларны үткәрү балаларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә хөрмәт тәрбияләргә ярдәм
итә.
Чарада 13 кеше катнашты.