Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Алабуга шәһәренең «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Өлкәннәрне һәм инвалидларны гомуми карау күнекмәләренә өйрәтү мәктәбе» нең чираттагы дәресе узды. Әлеге дәресләр үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан өлкәннәрне һәм инвалидларны карау буенча лекцияләр һәм гамәли чаралар циклыны керә. Мондый дәресләр белгечләр өчен дә, шулай ук үзләренең авыру туганнарын һәм якын кешеләрен караучы гражданнар өчен дә файдалы булачак. Дәресләрне психолог, шулай ук өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең медицина хезмәткәрләре алып бара. Мондый укыту дәресләрен үткәрү авыруларны гадәти яшәү тирәлегендә – өйләрендә дөрес һәм озак итеп карау өчен белем дәрәҗәсен һәм күнекмәләрен арттырачак. Киләсе дәрес 2019 елның 23 октябрендә булачак, язылу 8(85557)75812 телефоны буенча башкарыла.