Әлки муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге "Көзге бал бик кызыклы һәм якты булды!".

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Катлаулы авырулар белән авыручы кайбер балалар чараларга бик сирәк чыга. Алар белән барлык дәресләрне бүлекчә белгечләре өйдә үткәрә. Шуңа күрә алар өчен махсус оештырылган бәйрәмнәр инвалид балаларга зур шатлык китерә һәм алар чакыруларга бик теләп җавап бирәләр.

Көзге балга балалар бик тырышып әзерләнгәннәр. Актлар залында көзге тематикага багышланган «Алтын көз " дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды, аларны безнең үзенчәлекле балалар ясаган иде. Рәсемнәр өчен балаларга грамоталар тапшырылды. 

Вальс тавышы астында уен программасы башланды. Барлык конкурслар да бер көзге тема белән бәйле иде: «уңыш җыю», «табышмакларга жавап тап» һәм башка бик күп күңелле биремнәр. Күңелле конкурсларда актив катнашканнары өчен балаларны татлы призлар көтте.

Бәйрәм барлык балаларга да, ата-аналарга да бик ошады, һәр катнашучы күтәренке кәеф белән таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International