Мамадыш интернат-йортында «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

  «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында , Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар йортында медицина һәм социаль хезмәтләрнең сыйфатына аерым игътибар бирәләр.

  Актив озын гомер һәм сәламәт яшәү дәвамлылыгы чорын арттыру буенча чаралар тормышка ашырыла. Аерым алганда, интернат-йортта яшәүчеләр көне иртәнге зарядкадан башлана. Аннары теләүчеләр тренажерларда шөгыльләнә. Өлкәннәрнең һәм инвалидларның сәламәтлеген һәм физик активлыгын яхшырту максатыннан скандинавия йөреше буенча дәресләр дәвам итә. Һәр атна саен ЛФ буенча инструктор Такарлыкова Е.И. белән бергә саф һавада дәресләр үткәрелә.  Мондый йөрү сулыш, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын профилактикалау, терәк-хәрәкәт аппаратын дәвалау өчен мөһим.

М  Моннан тыш, саф һавада таяк белән йөрү яхшы кәеф, табигать белән  һәм үзара аралашуга уңай  тәэсир итә.

  Шулау ук интнрнатта яшәүчеләр Мамадыш шәһәренә йөзү бассейнына йөреп сәламәтлекләрен ныгыталар.

  Даими күнегүләр аларның эшкә сәләтлелеген һәм күңел көрлелеген арттыра, шат күңелле булып калырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International