2019 елның 28 октябрендә Алексеевскиның «Кайгырту» приютында тәрбияче Маслова Н.В. мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләрнең Ватаныбызның героик сәхифәләре турындагы белемнәрен киңәйтү, Россия тарихындагы хәрби җиңүләрнең әһәмияте, , вакыйгаларны анализлый белү һәм аларга бәя бирү максаты белән "Россиянең хәрби дан көннәре" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
Дәрескә 7 кеше җәлеп ителде.
Кечкенәдән үк кеше җирдә үз урынын аңларга, иминлеккә өйрәнергә, хезмәт итәргә һәм туган илен яратырга тиеш. Балалар, кызганычка каршы, Россиянең героик вакыйгалары турында бик аз беләләр. Педагогның бурычы балаларны әлеге даталар белән таныштыру. Чөнки бу мисалларда, балачактан ук Ватанны саклау дигән фикер сеңдерелә. Дәрес башында тәрбияче әлеге бөек даталар турында кыскача сөйләде, презентация күрсәтте, соңыннан белемнәрен түгәрәк өстәл артында әңгәмә-дискуссия рәвешендә ныгыттылар, педагог биремнәренә җавап бирделәр. Һәркем үз фикерен әйтергә һәм яклап калырга теләде.