"Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Наталья Коробкова “Артрит, аның алымнары һәм профилактика” дигән темага әңгәмә үткәрде.
Әнгәмәнең максаты: ревматизм авыруы очракларында, бу проблеманы булдырмау өчен игътибарлылыкны, хәбәрдарлылыкны арттыру, аны профилактикалау, диагностика, медицина һәм социаль тернәкләндерү мәсьәләләрен хәл итү юнәлешендә табибларның һәм социаль хезмәт алучыларның тырышлыгын үстерү.
Артрит-буыннарның җитди ялкынсыну авыруы, аны вакытында дәваламасаң, ул хәрәкәтне чикләүгә генә түгел, инвалидлыкка һәм эшкә яраксызлыкка китерә.
Буыннарда һәм умырткалыкларда авырту белән бәйле проблеманың мөһимлеген бәяләп бетермәү, табибларга соң мөрәҗәгать итү, пациентларның сәламәтләнүгә өметләрен киметә һәм инвалидлыкка китерә. Артрит авыруының барлыкка килү сәбәпләре төрле булса да, аны дәвалауда иң яхшы чара ул профилактика. Түбәндәге киңәшләр: саф һавада ешрак булу, начар гадәтләрдән баш тарту, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, физик күнегүләргә һәм дөрес туклануга игътибар итү-бу авыруларның арту куркынычын киметә.
Чара ахырында белгеч социаль хезмәт алучыларның сорауларына җавап бирде.
Әңгәмәдә 15 кеше катнашты.