30 октябрь-ул миллионлаган гарипләнгән язмышларны искә алу көне. Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне, ил тарихындагы фаҗигале сәхифәләр, меңнәрчә кеше нигезсез репрессиягә дучар ителгән чорлар турында искәртү.
Ел саен “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә әлеге фаҗигале вакыйгаларга багышланган чаралар үткәрелә.
Узган көнне “Елмаю” клубында “Тарихның фаҗигале сәхифәләре” дип исемләнгән истәлек кичәсе узды. Чара берничә блоктан торды. Социаль педагог Жирикова Л.Б. большевикларның репрессиясе, 30 нчы еллардагы репрессия,Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы еллардагы репрессияләр турында сөйләде. Аннан соң балалар “Гаепсездән гаеплеләр” фильмын карадылар. Бу фильмда 1941 елның августында Иделдән Себергә, Казахстанга һәм башка республикаларга Сталин боерыгы буенча җибәрелгән немец халкының авыр язмышы турында сөйләнелде. Бу чарада кузгатылган мәгълүмат бик күпләр өчен ачыш булды.