«Балалар терроризмга каршы!»

2019 елның 1 ноябре, җомга

2019 елның 31 октябрендә Баулы муниципаль районында «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл «Балалар терроризмга каршы !" логик биремнәр белән уен рәвешендә төркемле дәрес уздырды..

            Чара барышында балалар терроризмның килеп чыгу тарихы, шул исәптән 2004 елның сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗига турында да белделәр. «Террор», «терроризм», «террорчы» төшенчәләренә аңлатмалар бирделәр. Дәрес уен рәвешендә үткәрелде. Уен 5 этаптан торды: практик «беренче медицина ярдәме күрсәтү», «куркынычсызлык» кроссворды, «дөрес эшлә» тесты, «тормыштагы кебек», «Терроризмга – юк!",  криптограмма чишу «Без тынычлык өчен!».

            Әлеге дәреснең бурычлары:

1.         Балаларда террорчылык акцияләрен кисәтү буенча булган белемнәрне системалаштыру, террорчылык шартларында эш итә белү.

2.         Экстремаль шартларда эшләү күнекмәләрен формалаштыру.

3.         Шәхестэ  куркынычсыз тәрбияләу.

            Балалар актив катнаштылар, ахырда «Терроризм – җәмгыятькә янау» дип исемләнгән мәгълүмати  буклетлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International