Нәрсә ул коррупция? Мәнфәгатьләр конфликты һәм хезмәткәрнең шәхси кызыксынуы төшенчәләре нәрсәне аңлата? «Рэхэт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең коррупциягә каршы сәясәтенең әлеге һәм башка кайбер төшенчәләре чираттагы мәртәбә хезмәт коллективы җыелышы барышында учреждение хезмәткәрләренә җиткерелде.
Шулай ук структур бүлекчә җитәкчесе һәм учреждение хезмәткәре вазифаи бурычын үтәгәндә мәнфәгатьләр конфликтына китерә торган яисә китерергә мөмкин шәхси кызыксынуы барлыкка килү турында хәбәр итү тәртибе аңлатылды.