Ял көннәре алдыннан «Зеленодольск механика көллияте» студентлары «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән Хэллоуинны бәйрәм итүгә багышланган квест – уен үткәрделәр. Квестның максаты-яшерелгән бүләк табу. Уенда приютның барлык тәрбияләнүчеләре катнашты. Балалар өч командага бүленеп, серле бүләк эзли башладылар. Нәтиҗәдә, хәзинә табылды һәм катнашучылар арасында дустанә мөнәсәбәттә бүленде.
Мондый төр уеннар балаларда зур хис-тойгылар уята. Уен барысына да ошады.