«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасының «Спорт хәрәкәте» инвалидларның Төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле Алексей Мулеев ярдәмендә бильярд уены буенча турнир узды.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучылар арасында бәйрәм кәефе булдыру, сәламәт яшәү рәвешен һәм бильярд спортын популярлаштыру.
Бильярд мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы уен. Ул катнашучыларның интеллектуаль, физик сәләтләрен үстерергә генә түгел, нерв системасын ныгытып, аларның эмоциональ, психик халәтенә уңай йогынты ясый һәм җаваплы, мөстәкыйль карарлар кабул итәргә өйрәтә.
Бәйрәм алды турнирында социаль хезмәт алучылардан 12 уенчы катнашты. Катнашучылар җиңүгә омтылып, кий белән идарә итү һәм шарларны төгәл ату осталыкларын күрсәттеләр. Ярыш бик эмоциональ һәм җанлы барды. Җанатарлар рухи көч биреп, уенга спорт азартын керттеләр. Уенчылар уен белән тулысынча мавыгып киттеләр. Алар арасында социаль хезмәт алучы хатын-кыз да бар иде, ул үзенең 2 төгәл аткан шарыннан бик канәгать калды.
Судья беренчелекне күп очка җыйган уенчылар арасыннан билгеләде. Җиңүчеләр истәлекле медальләр, грамоталар белән бүләкләнделәр, ә калган катнашучылар һәм җанатарлар татлы призлар алдылар.
Чарада 12 уенчы һәм 18 тамашачы-җанатар катнашты.