ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

“Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең психологы һәм социаль эш буенча белгече тарафыннан  көзге каникул  чорында шәһәрнең 3 номерлы мәктәбендә  мәктәп яны лагерена йөрүче балалар  белән  Халык бердәмлеге көненә багышланган  "Бердәмлектә безнең көч!” исемле арт-терапия элементлары белән мәгълүмати-танып белү чарасы үткәрелде.

5 ноябрь көнне безнең приютта  "Алтын көз" бәйрәме узды.

2019 нчы елның 5 нче ноябрендә «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Газыйева Гүзәл Баулы муниципаль районында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларнын балигъ булмаган балалары өчен «Бердәмлек бездә!» дигән уен – квест үткәрелде.

Баулы муниципаль районында «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл 2019 елның 5 ноябрендә 6 нчы урта мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Минем һөнәрем-минем киләчәккә юлым» дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды.


6
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

6 нчы ноябрь көнне тәрбияче Мөбәрәкова Э.В. җитәкчелегендә “ Рус җире якташлары “ дигән тема астында танып -белү программасы үткәрелде. Чарада барысы 16 бала катнашты.

6 ноябрьдә Татарстан Республикасында аның территориясендә яшәүче халыкларның иң төп законы – Конституция көне билгеләп үтелә. Бу көнгә «Хыял» социаль приютында «Мин Татарстан гражданины» дип исемләнгән мәгълүмат  сәгате үткәрелде. 


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

        Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2019 нче елның 1нче октяберендә Балтач районында сәгать 10 нан 12 гә кадәр алиментларны түләтү буенча бушлай юридик консультация үтте.  Кабул итүне Балтач һәм Кукмара районнары суд приставы бүлегенең суд начальнигы Н.Р.Гайнанов, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директоры Г.А.Әхмәдиева, опека һәм тәрбия секторының белгече В. Г.Хабибуллина белән берлектә узды. Үзен борчыган сораулары белән районнан ике кеше мөрәҗәгать итте һәм аларга тиешле консультация бирелде.

2019 елның 5 ноябрендә Балтач районының Түбән Кенә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Галимуллина Тәскирә Гомәр кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Татарстан Конституциясе көне алдыннан Баулы интернат-йортында «Безнең йорт-Татарстан» дигән темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә формасында дәрес узды.

2019 нчы елның 5 ноябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара үткәрелде. Халык бердәмлеге көне – күп гасырлык тарихы булган иң яшь бәйрәм. Бу бәйрәм россиялеләргә милли идея – милләтенә, социаль статусына һәм диненә карамастан, Россия төзелеше тирәсендә бердәмлек күрсәтергә, илебезнең бөек тарихына, хәзергесенә һәм якты киләчәгенә катнашуын аңларга мөмкинлек бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International