Саба муниципаль районының "Тургай " приютында "Алтын көз" бәйрәме

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

5 ноябрь көнне безнең приютта  "Алтын көз" бәйрәме узды.

Балалар өчен бу истә калырлык, шатлыклы һәм якты бәйрәм.

Көзне «моңсу вакыт» дип атасалар да, балалар агачлардан коелган төсле яфракларга аеруча сөенә.

Балалар Көзге күңел ачуларны түземсезлек белән көттеләр, һәм юкка гына түгел, чөнки алар бик күңелле һәм кызыклы үттеләр.

Бу чара бәйрәм башланганчы ук әзерләнгән иде: балалар белән «көз» темасына әңгәмәләр үткәрелде, тәрбиячеләр белән бергә рәсем һәм кул эшләнмәләре күргәзмәләре әзерләнде, шулай ук фотога төштеләр.

Балаларга спорт һәм танып-белү характерындагы уеннар ошады, балалар җитезлек һәм зирәклек күрсәттеләр, алар бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер булуларын тагын бер кат исбатладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International