"Бездә бердәмлек!"

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 5 нче ноябрендә «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Газыйева Гүзәл Баулы муниципаль районында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларнын балигъ булмаган балалары өчен «Бердәмлек бездә!» дигән уен – квест үткәрелде.

            Максаты-балаларда патриотизм хисләре тәрбияләү, Ватан тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү, шулай ук командада эшләү күнекмәләрен үстерү.

Уен барышында балалар педагог белән берлектә, төрле биремнәр (актив, логик, эзләнү) хәл итеп, этаплар буенча хәрәкәт иттеләр. Уен барышында балалар алты этап уздылар, аларның һәркайсында «яртылашны тап» дигән биремнәр тәкъдим ителде. Балаларга мәкальләр башына аларның тәмамлануын сайларга, киселгән берничә рәсемне җыярга һәм бу сурәтләрнең смута чорына ничек каравын анлатыргә, смута яки хәзерге заман портретын һәм эшлеклесен чагыштырырга тәкъдим ителде. Балалар зирәклек, күзәтүчәнлек, тапкырлык күрсәттеләр, ә бу хәтер һәм игътибар күнегүләре, аналитик сәләтләрне үстерүгэ ярдам итэ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International