“Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең психологы һәм социаль эш буенча белгече тарафыннан көзге каникул чорында шәһәрнең 3 номерлы мәктәбендә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар белән Халык бердәмлеге көненә багышланган "Бердәмлектә безнең көч!” исемле арт-терапия элементлары белән мәгълүмати-танып белү чарасы үткәрелде.
Яшүсмерләр 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелүе, бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында мәгълүмат алдылар. Тормышта бердәмлек һәм дуслыкның роле, алардан башка сугыш һәм конфликтлар килеп чыгарга мөмкин булуы турында сөйләштеләр. Әлеге чара "Бердәмлектә безнең көч! Көн саен нинди дә булса яхшылык эшләргә һәм бары тик шатлык кына алып килергә тырыш!” девизы астында үтте.
Әлеге девизга таянып, кешеләр арасында дуслыкны, яхшы мөнәсәбәтләрне ныгытырга һәм бердәмлекне үстерергә була.
Аннан соң балалар иҗади өлешкә күчтеләр. Командаларга бүленеп, матур инструменталь музыка астында, клей, карандашлар, буяулар кулланып, Россия флагы ясадылар.Үз командаларына Россиянең дуслыгына һәм бердәмлегенә кагылышлы исем уйлап таптылар.
Чара коллективны берләштерүгә, дуслыкны ныгытуга, бер-береңә карата толерант мөнәсәбәткә һәм кешеләр арасында бердәмлекне үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Чара ахырында яшүсмерләр дәрестән алган тәэсирләрен анализладылар һәм хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.