Балтач районында бердәм гражданнар кабул итү көне

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

        Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2019 нче елның 1нче октяберендә Балтач районында сәгать 10 нан 12 гә кадәр алиментларны түләтү буенча бушлай юридик консультация үтте.  Кабул итүне Балтач һәм Кукмара районнары суд приставы бүлегенең суд начальнигы Н.Р.Гайнанов, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директоры Г.А.Әхмәдиева, опека һәм тәрбия секторының белгече В. Г.Хабибуллина белән берлектә узды. Үзен борчыган сораулары белән районнан ике кеше мөрәҗәгать итте һәм аларга тиешле консультация бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International