"Мин Татарстан гражданины»

2019 елның 6 ноябре, чәршәмбе

6 ноябрьдә Татарстан Республикасында аның территориясендә яшәүче халыкларның иң төп законы – Конституция көне билгеләп үтелә. Бу көнгә «Хыял» социаль приютында «Мин Татарстан гражданины» дип исемләнгән мәгълүмати-танып-белү сәгате үткәрелде. Приютта тәрбияләнүчеләр Конституциянең барлыкка килү тарихы, ТР символикасы: флаг, герб, гимн белән таныштылар. Кеше хокуклары һәм ирекләре Конституция тарафыннан гарантияләнгән һәм нинди бурычлар барлыгын белделәр. Алган белемнәрне ныгыту өчен “Әйе! Юк!”  уены үткәрелде,  аның барышында балалар Кеше хокуклары һәм бурычлары турындагы сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук Конституцияне халык әкиятләре геройлары үрнәгендә кулланып карадылар, нинди хокуклар бозылуны аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International