2019 нчы елның 5 ноябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара үткәрелде. Халык бердәмлеге көне – күп гасырлык тарихы булган иң яшь бәйрәм. Бу бәйрәм россиялеләргә милли идея – милләтенә, социаль статусына һәм диненә карамастан, Россия төзелеше тирәсендә бердәмлек күрсәтергә, илебезнең бөек тарихына, хәзергесенә һәм якты киләчәгенә катнашуын аңларга мөмкинлек бирә.