Узган ял көннәрендә Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияләнүче Заһидуллин Рөстәм Ибраһим улы Саба муниципаль районы командасы составында Теләче районында узган, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен армреслинг буенча, республика чемпионатында катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Заһидуллин Р.И. призлы икенче урынны алды.
Моннан тыш, безнең карамактагы өлкәннәр өстәл теннисы кебек спорт төре белән актив шөгыльләнә. Атнага өч көн алар өчен Байлар Сабасында спорт комплексына бару оештырыла.
Һәр бакчачының кайчан да булса бүлмә гөлләрен “югалткан»ы булгандыр, һәм бу, күпчелек очракта кыш аена туры килә. Салкын тәрәзә, батарейдан килүче эссе коры һава, сквозняклар һәм артык су сибү - үсемлекләрнең кышкы вакытта еш үлү сәбәпләре булып тора. «Веста» үзәгендә «Бакчачылык» юнәлеше буенча хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында «Кышкы чорда бүлмә гөлләрен карау» темасына чираттагы дәрес узды.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә массаж буенча шәфкать туташы Гюллу Мостафаева «Җилкә өлешенә массаж ясауның үзенчәлекләре» дигән темага практик шөгыль үткәрде.
Кече яшьтән үк балалар пластилиннан әйберләр ясарга яраталар. Ә гомбә ясау аларга аеруча ошый. Чөнки аны ясау өчен зур осталык һәм түземлек кирәкми. Шул ук вакытта куңелең теләсә нинди төсне дә сайлый аласың, чөнки гөмбәләр бик күп төрле төстә булалар.
13 нче ноябрь коне Югары Утар балалар йорты-интернаты тәрбиячесе Йолдыз Зиннурова, нәниләр белән, «Шат куңелле гөмбәләр» дип аталган шөгыль уздырды.
Чирмешән районында 32 күпбалалы гаиләгә автоном янгын турында хәбәр иткечләр урнаштырылды.
13 ноябрьдә «Гнездышко» приютының өлкән төркем тәрбияләнүчеләре «Бруклин» кинотеатрында булып кайттылар.
Бүген «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Айсберг» боз шугалагында булдылар.
Уен формасында балаларны юл куркынычсызлыгы темасына өйрәтү узды. Кечкенә җәяүлеләр кайсы урында юл аркылы чыгарга мөмкин, ә кайда бу катгый тыела, дип кабатладылар.
Истәлекле даталар кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Римма Борисова 4 нче санлы социаль участогында 9 балигъ булмаган бала өчен “Уграда торыш” дигән темага төркемле дәрес үткәрде.
Бүген Нурлат районы "Гармония" үзәге белгечләре сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре өчен "Грани" мәдәни-ял үзәгендә чара оештырдылар.