“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә массаж буенча шәфкать туташы Гюллу Мостафаева «Җилкә өлешенә массаж ясауның үзенчәлекләре» дигән темага практик шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: социаль хезмәт алучыларны җилкә өлешенә массаж ясау техникасы алымнары һәм процедура үткәрүнең дәвамлылыгы белән таныштыру.
Җилкә буынының нейродистрофик авыруы бигрәк тә ир-атлар арасында еш очрый. Ул буыннарның, сеңерләрнең һәм тукымаларның ялкынсынуы нәтиҗәсендә килеп чыга. Җилкә өлешенә массаж ясау - ул бик мөһим дәвалау ысулы һәм терелеп бетү процессы булып санала. Ул җилкә эшчәнлеген яңартырга һәм авырту тойгыларын киметергә ярдәм итә. Моның өчен яка өлкәсе һәм дельтовид мускуллары массажы кулланыла.
Шәфкать туташы кискен авырту вакытында массаж кулланырга ярамый дип кисәтте, чөнки ялкынсыну процессы һәм көчле авыртулар бу хәлне тагын да кискенләштерергә мөмкин. Чара ахырында ул массажның берничә алымын күрсәтте һәм тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Барлыгы 17 кеше катнашты.