Чирмешән районында 32 күпбалалы гаиләгә автоном янгын турында хәбәр иткечләр урнаштырылды.
«Чирмешән муниципаль районы «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» ДБУсе хезмәткәрләре 135 нче Чирмешән янгын часте инспекторлары белән берлектә күпбалалы гаиләләр һәм социаль хезмәтләр алучы гаиләләрдә рейдлар үткәрделәр. Инспекторлар җайланмаларны куллану кагыйдәләре, янгын сүндерү ысуллары, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозганда килеп чыккан күҗелсезлекләр турында инструктаж үткәрделәр һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре язылган белешмәлекләр тараттылар.