Һәр бакчачының кайчан да булса бүлмә гөлләрен “югалткан»ы булгандыр, һәм бу, күпчелек очракта кыш аена туры килә. Салкын тәрәзә, батарейдан килүче эссе коры һава, сквозняклар һәм артык су сибү - үсемлекләрнең кышкы вакытта еш үлү сәбәпләре булып тора. «Веста» үзәгендә «Бакчачылык» юнәлеше буенча хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында «Кышкы чорда бүлмә гөлләрен карау» темасына чираттагы дәрес узды.
Бу дәрестә белгеч укучыларга кыш көне бүлмә үсемлекләрен карау кагыйдәләре турында сөйләде: кышкы су сибү һәм сиптерү, тынычлык чорында аларны карау, үсемлекләрне тукландыру һәм яктырту, корткычларга каршы көрәш, күчереп утырту.
Дәреснең практик өлешендә катнашучылар элегрәк әйтелгән кагыйдәләр буенча чәчәкләрне карадылар, шулай ук Пеларгониянең тамырланган үсентеләрен дә чүлмәкләргә утырттылар. Җәй көне Үзәк участогында әлеге чәчәк ачык грунтка утыртыла, ә көз көне алардан үсентеләр алына һәм тамырланган яшь үсемлекләр янә чүлмәккә утыртыла.
Күчереп утырту алдыннан катнашучылар туфрак катнашмасын һәм дренажны зарарсызландырдылар. Бу черүне һәм башка авыруларны профилактикалау, паразитлар белән зарарлану өчен кирәк. Шулай ук белгеч, тамыр системасы чери башламасын өчен, туфракны сак кына тыгызларга кирәклегенә игътибар итте.