Тәрбиячеләр шугалакка чыктылар

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Бүген «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Айсберг» боз шугалагында булдылар. Бозда куркынычсызлык техникасы буенча кыска инструктаж узып, балалар мәйданчыкка чыктылар. Безнең тәрбияләнүчеләрнең күбесе тимераякта бик ышанычлы тора, ә күптән түгел генә килгән балалар әлеге спорт төрен үзләштерә генә. Әмма бу барыбыз өчен дә шатлык, мавыгу һәм күңел ачу. Тимераякларны үзләштергән күп кенә балалар яңа гына бозга баскан иптәшләренә теләп ярдәм иттеләр. Боз аренасында шуу балалар һәм өлкәннәр өчен шатлык, азарт, бердәмлек сәгате булды. Балаларга һәм тәрбиячеләргә шугалакка чыгу бик ошады. Күңелле кәеф һәм спорт белән мавыгу балаларга сәламәтлек өсти һәм яңа уку чиреген башлау өчен уңай эмоцияләр өсти.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International