Кече яшьтән үк балалар пластилиннан әйберләр ясарга яраталар. Ә гомбә ясау аларга аеруча ошый. Чөнки аны ясау өчен зур осталык һәм түземлек кирәкми. Шул ук вакытта куңелең теләсә нинди төсне дә сайлый аласың, чөнки гөмбәләр бик күп төрле төстә булалар.
13 нче ноябрь коне Югары Утар балалар йорты-интернаты тәрбиячесе Йолдыз Зиннурова, нәниләр белән, «Шат куңелле гөмбәләр» дип аталган шөгыль уздырды.
Тәрбияче, балаларның гөмбәләр турында белемнәрен баету, пластилиннан гөмбәнең төбен һәм эшләпәсен дөрес формада ясарга өйрәтү, вак моториканы, игътибарлыкны, хәтерне, төгәллекне үстерүне максат итеп куйган. Шөгыль барышында балалар хәзерге ел фасылы турында искә алдылар, гөмбәләр белән рәсем аша таныштылар, табышмаклар тыңладылар. Ә аннары тәрбияче ярдәме белән, бик тырышып пластилиннан үзләре гөмбәләр ясадылар. Шөгыль балаларга бик ошады.