ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

"Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче балалар менә шундый матур курчаклар тектеләр.


21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 21 ноябрендә «Гнездышко» социаль приютында Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган Балалар конференциясе узды.

2019 нчы елның 20 нче ноябре көнне «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Дилара Борисова 12 нче санлы социаль участогында социаль ярдәм күрсәтүдә торучы 24 бала өчен «Минем әнием-иң яраткан кешем» дигән чара үткәрде. Максаты: балаларда мәхәббәт, әнигә карата хөрмәт, сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, аның кайгыртуы һәм мәхәббәте өчен рәхмәт хисләре тәрбияләү.

«Без бергә» клубы кысаларында 19.11.2019 елда «Веста» үзәге психологы Минһаҗетдинова Олеся «Арт-терапия ярдәмендә хәвефлелекне бетерү» дигән темага социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен төркемле дәрес үткәрде.  Дәреснең максаты: Арт-терапия ярдәмендә куркуларны җиңү.

     18 ноябрьдә илнең төп тылсымчысы-Кыш Бабайның туган көне билгеләп үтелә. Бу вакыйгага Нурлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында танып-белү чарасы узды.

   «Яраткан Кыш бабай» танып-белү – күңел ачу чарасында яшәүчеләргә Кыш бабайның Ватаны-Бөек Устюг, Кыш бабайның чит ил «хезмәттәшләре», бәйрәм тарихы турында сөйләделәр. Катнашучылар рус мифологиясендә Кыш бабайны ничек атаулары һәм ноябрьдә аның туган көне ни өчен бәйрәм ителүе турында белделәр.

Балтачның «Наз» үзәге базасында биш елдан артык «Кайгырту» («Забота») ата-аналар клубы эшләп килә.

Клуб эше кысаларында 2019 елның 20 ноябрендә Әниләр көненә багышлап, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Волонтер» үзәге активистлары белән берлектә декрет ялында булган әниләр өчен «матурлык көне» социаль акциясе үткәрделәр. Мәктәп укучылары өчен «Worldskills Baltasi Juniors - 2019» һөнәри осталык чемпионатының район этабында чыгыш ясаган активистлар прическа, макияж һәм маникюр ясап, әниләрне сөендерде. Ә яшь әниләр "патшабикәгә әйләнгән" арада, волонтерлар аларның бәләкәчләре артыннан күзәтеп тордылар. Нәниләргә лекотекада һәм сенсор бүлмәсендә вакытны күңелле үткәрү бик ошады. Көн бик бай эчтәлекле булды! Бу көн ахырында үзгәреш кичергән әниләр  истәлекле бүләкләр алды, ә акциядә катнашучыларның уртак сурәте  «Матурлык көне» истәлеге булып калачак.

Балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләр баланың психик халәтенә һәм сәламәтлегенә зур йогынты ясый. Менделеевск районы "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре белдергәнчә, гаиләләрдә социаль, психологик, педагогик проблемалар еш очрый.

    2019 нчы елның 18 нче ноябрендә «Мамадыш муниципаль районында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны карау мәктәбе» тыңлаучыларының «Озакка сузылган һәм башка өзлегүләрне профилактикалау» темасына чираттагы дәресе узды.

21нче  ноябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында тәрбияче Шәйхиева . Е. А.” Котла узенен әниеңне”   дигэн исем астында мастер класс уткәрде.

 

Әниләр көне алдыннан Казан шәһәренең «Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә «Әниләргә бүләк» дигән мастер-класс узды. Мастер-класс Әниләр көненә багышланган иде. Дәресне «Константиновка» мәдәният йортының «кул эшләре остаханәсе» җитәкчесе — Ландыш Инсаф кызы Хантимерова үткәрде. Тәрбияләнүчеләр декоратив открыткалар ясадылар, кәгазь белән эшләргә өйрәнделәр. Һәр бала үз открыткасын булдырган. Чара балаларда әти-әниләргә рәхмәт хисләрен үстерүгә ярдәм итте. Кәгазь белән эшләү кулларның вак моторикасын яхшыртты. Балалар үз әниләренә шатлык белән ясалган открыткалар бүләк итәчәкләр!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International