"Веста" үзәгенең психологы «Арт-терапия ярдәмендә хәвефлелекне бетерү» дигән темага дәрес үткәрде

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

«Без бергә» клубы кысаларында 19.11.2019 елда «Веста» үзәге психологы Минһаҗетдинова Олеся «Арт-терапия ярдәмендә хәвефлелекне бетерү» дигән темага социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен төркемле дәрес үткәрде.  Дәреснең максаты: Арт-терапия ярдәмендә куркуларны җиңү.

 Дәрес «Елмаю бүләк ит» күнегүеннән башланды, анда катнашучылар түгәрәккә бастылар, һәр кеше чират буенча сулда һәм уңда торган күршеләренең  күзләренә карап елмаерга тиеш булды.

Аннары психолог «Минем идеаль тормышым» коллажын булдырырга тәкъдим итте. Бу күнегүдә хатын-кызлар матур музыка астында тормышларында булган хыялларын сурәтләделәр. Коллаж әзер булгач, һәр катнашучы үзенең фантазияләрен, хыялларын һәм теләкләрен чагылдырдырган эше турында сөйләде.

Дәрес ахырында психологик киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән релаксациягә күнегү үткәрде. Барлык катнашучыларга да тынычланырга һәм позитив энергия алырга насыйп булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International