Норлат интернат-йортында Кыш Бабайның туган көне

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

    18 ноябрьдә илнең төп тылсымчысы-Кыш Бабайның туган көне билгеләп үтелә. Бу вакыйгага Нурлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында танып-белү чарасы узды.

    «Яраткан Кыш бабай» танып-белү – күңел ачу чарасында яшәүчеләргә Кыш бабайның Ватаны-Бөек Устюг, Кыш бабайның чит ил «хезмәттәшләре», бәйрәм тарихы турында сөйләделәр. Катнашучылар рус мифологиясендә Кыш бабайны ничек атаулары һәм ноябрьдә аның туган көне ни өчен бәйрәм ителүе турында белделәр.

   Социаль хезмәт алучылар Кыш бабайга иң җылы теләкләр белән открыткалар яздылар һәм шул рәвешле аны туган көне белән котладылар

   Бәйрәм чаралары Кыш бабай турында мультфильмнар карау һәм «Исәнме, Кыш Бабай»дигән китап-иллюстратив күргәзмә белән танышу белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International