Мамадыш районы "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны карау мәктәбе» чираттагы дәресе

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

    2019 нчы елның 18 нче ноябрендә «Мамадыш муниципаль районында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны карау мәктәбе» тыңлаучыларының «Озакка сузылган һәм башка өзлегүләрне профилактикалау» темасына чираттагы дәресе узды. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе шәфкать туташы һәм социаль-тернәкләндерү бүлеге табибы тыңлаучыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга ярдәм итүче иң мөһим факторлар, авыру кешенең туклану үзенчәлекләре, шәхси гигиена кагыйдәләре белән таныштырдылар.

     «Карау мәктәбе» ндә алган белем һәм күнекмәләр аз хәрәкәтләнүче гражданнарның туганнарына мөмкин кадәр тулы һәм лаеклы тормыш шартлары тудырырга, ә аз хәрәкәтләнүче гражданнар белән эшләүчеләргә үз квалификацияләрен күтәрергә мөмкинлек бирә.

     «Карау мәктәпләре» булдыру «Демография»милли проекты кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларны озак вакыт дәвамында карау системасын тормышка ашыру чараларының берсе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International