«Минем әнием-иң яраткан кешем» дигән чара . "Веста" үзәге

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 20 нче ноябре көнне «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Дилара Борисова 12 нче санлы социаль участогында социаль ярдәм күрсәтүдә торучы 24 бала өчен «Минем әнием-иң яраткан кешем» дигән чара үткәрде. Максаты: балаларда мәхәббәт, әнигә карата хөрмәт, сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, аның кайгыртуы һәм мәхәббәте өчен рәхмәт хисләре тәрбияләү.

Дәрес “Әниләр көне” бәйрәменең килеп чыгу тарихы турында әңгәмә белән башланып китте. Шуннан соң катнашучыларга «Ералаш» тапшыруын искә төшеререгә тәкъдим ителде, анда балалар җырладылар һәм әниләре турында сценкалар күрсәттеләр. “Җылы сүзләр» уенында балалар түгәрәккә бастылар, назлы сүз әйтеп кулларында булган шарны янәшәсендәге күршесенә тапшырдылар. "Әни сүзе иң беренче сүз» җырын тыңлаганнан соң, катнашучылар әни турында мәкальләрне искә төшерделәр, анда мәкальнең башын белгеч әйтсә,икенче яртысын балалар дәвам итте.

      Ахырда балалар бер-берсенә үз куллары белән ясаган эшләнмәләрен күрсәттеләр, алар аны бәйрәм көнне  әниләренә бүләк итәчәкләрен әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International