«Матурлык көне» социаль акциясен үткәрү

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Балтачның «Наз» үзәге базасында биш елдан артык «Кайгырту» («Забота») ата-аналар клубы эшләп килә.

Клуб эше кысаларында 2019 елның 20 ноябрендә Әниләр көненә багышлап, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Волонтер» үзәге активистлары белән берлектә декрет ялында булган әниләр өчен «матурлык көне» социаль акциясе үткәрделәр. Мәктәп укучылары өчен «Worldskills Baltasi Juniors - 2019» һөнәри осталык чемпионатының район этабында чыгыш ясаган активистлар прическа, макияж һәм маникюр ясап, әниләрне сөендерде. Ә яшь әниләр "патшабикәгә әйләнгән" арада, волонтерлар аларның бәләкәчләре артыннан күзәтеп тордылар. Нәниләргә лекотекада һәм сенсор бүлмәсендә вакытны күңелле үткәрү бик ошады. Көн бик бай эчтәлекле булды! Бу көн ахырында үзгәреш кичергән әниләр  истәлекле бүләкләр алды, ә акциядә катнашучыларның уртак сурәте  «Матурлык көне» истәлеге булып калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International