2019 нчы елның 27 нче ноябрендә «Веста» үзәге белгечләре «Балкыш» СПДП тәрбияләнүчеләре һәм аларның законлы вәкилләре белән берлектә приют стеналарында Әниләр көненә багышланган «Мәхәббәт һәм рәхмәт бәйрәме» дигән чара үткәрделәр. Максат: иң якын кешегә-әнигә карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү, балаларның һәм аналарның балалар-ата-ана мөнәсәбәтләрендә якынаюына, гаиләдә микроклиматны яхшыртуга ярдәм итү.
26 ноябрь көнне Тукай муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Айгөл Сәлимова Бөтендөнья СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш көне кысаларында ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча халыкның хәбәрдарлыгын арттыруга, җәмгыятьнең игътибарын шушы проблемага җәлеп итүгә юнәлдерелгән чара уздырганнар.
2019 елның 27 ноябрендә Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә, профсоюзларының хисап-сайлау җыелышы булды
2019 елның 28 ноябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Дөньяда нинди үзгәрешләр бара” дип аталган мәгълүмат сәгате үтте.
Социаль хезмәт алучыларны «Әниләр көне» белән котларга нәни балалар-Чирмешән районының «Ландыш» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бәйрәм концерты белән килделәр
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы өлкән яшьтәге гражданнарның янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итү һәм кисәтү өчен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Баулы һәм Ютазы районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге өлкән дознавателе-эчке хезмәт майоры Мухтасаров Илдар Рәсим улы, профилактика эшләре һәм өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы өлкән яшьтәге гражданнарда янгын вәзгыяте килеп чыгуга сәбәп була торган проблемалы сорауларны ачыклау максатыннан, социаль хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрде.
Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр көз көне белән саубуллаштылар
Пенсия яшендәге хезмәткәрләр белем алалар.
Аттестацияләнүче педагоглар декадасы кысаларында 28 нче ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Эмоциональ януны, эмоциональ тотрыксызлыкны кисәтүнең һәм профилактикалауның нәтиҗәле арттерапевтик һәм тән-юнәлешле алымнары» дигән семинар узды, анда социаль адаптация бүлегенең барлык белгечләре дә катнашты. Әлеге чараны педагог-психологлар Тюнева Н.В., Салиманова Г. П. һәм хезмәт буенча инструктор Сергиенко С. Г. оештырдылар һәм үткәрделәр.
Семинар гадәти булмаган форматта: келәмдә бер-берсен күрә, ишетә, аралаша ала торган түгәрәк формасында утырып, узды. Семинар эчтәлеге социаль өлкәдә эшләүчеләрнең һөнәри янып китү проблемасы буенча зур булмаган теоретик өлешне һәм зур практик өлешне үз эченә алды, анда тән-ориентир терапиясе, НЛП-техникасы, бию-хәрәкәт терапиясе элементлары белән арттерапевтик ысуллар буенча күнегүләр ар иде.
Чара барышында катнашучылар актив эшкә кушылдылар, фикерләре белән уртаклаштылар, эмоциональ януны профилактикалау һәм коррекцияләүнең нәтиҗәле методларын үзләштерделәр, реабилитация эшчәнлегендә куллану максаты белән әлеге ысулларны куллануга алырга булдылар. Берничә кеше мондый дәресләрне киләчәктә дә дәвам итәргә теләк белдерде.
Арча тернәкләндерү үзәге логопеды Лемара Ганиева ата –аналар өчен «Өй шартларында вак моториканы үстерү» дигән мастер-класс үткәрде . Ул кул астындагы материалларны да кулланырга тәкъдим итте, алар белән күп кенә файдалы күнегүләр ясап булганын әйтте.