Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы өлкән яшьтәге гражданнарның янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итү һәм кисәтү өчен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Баулы һәм Ютазы районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге өлкән дознавателе-эчке хезмәт майоры Мухтасаров Илдар Рәсим улы, профилактика эшләре һәм өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы өлкән яшьтәге гражданнарда янгын вәзгыяте килеп чыгуга сәбәп була торган проблемалы сорауларны ачыклау максатыннан, социаль хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрде.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәт күрсәтүче өлкән яшьтәге гражданинның торак бүлмәсен караганда, аларга аеруча игътибар итәргә кирәк. Алга таба танышу өчен, янгынга каршы инструктаж үткәрү өчен белешмәлекләр һәм янгынга каршы инструкцияләр таратылды.