Хисап-сайлау җыелышы.

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 27 ноябрендә Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә, профсоюзларының хисап-сайлау җыелышы булды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1) профсоюз комитетының 2014-2019 еллар чорындагы эше турында хисап;

2) контроль-ревизия комиссиясенең 2014-2019 еллардагы эше турында хисап;

3) профсоюзның башлангыч оешмасы рәисен сайлау;

4) профсоюз комитетын сайлау;

5) хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкил сайлау;

6) профсоюз активының районара йомгаклау конференциясенә һәм Татарстан Республикасы профсоюз оешмасының XXXI хисап-сайлау конференциясенә делегатлар сайлау».

            Җыелышта 51 кеше катнашты. Башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Гыйззәтуллина Тансылу Наил кызы беренчел профсоюз оешмасының барлык эш юнәлешләрен ачучы хисап доклады белән чыгыш ясады.

            Фикер алышуларда чыгыш ясаучылар профсоюз комитетына системалы һәм нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

            Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр дә каралды.Профсоюз комитеты эше канәгатьләнерлек дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International