ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

     26 ноябрь  көнне Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Сарман муниципаль районындагы "Шәфкатъ" халыкка комплекслы социаль күрсәтү хезмәт дәүләт автоном учреждениесы" территориясендә квартал саен үткәрелүче  социаль ярдәм алучыларны коткару  һәм хезмәткәрләрнең янгын куркынычы вакытында үз-үзләрен тотышын тишерү өчен өйрәнүләр үткәрелде. Чаралар учреждение директоры тарафыннан расланган  биш этапны үз эченә алган тренировкалар үткәрү планы нигезендә үткәрелде.

Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе “Шәфкать” үзәге социаль хезмәткәрләре Әниләр көне уңаеннан социаль хезмәт алучылар белән чаралар үткәрделәр.

2019 елның  29 ноябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти – әниләре белән “Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре” турында  профилактик әңгәмә үткәрделәр.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы социаль яклау министрлыгының әзерләү һәм үткәрү буенча Татарстан АССР төзелүен бәйрәм итү кысаларында, 2019 елның октябрендә Татарстан Республикасы дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә социаль хезмәтләр алучы балалар арасында «Минем Ватаным –Татарстан» дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырды.

Инвалидлар декадасы алдыннан Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларга Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Нәҗип улы Хәйруллин исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

«Демография» милли проекты кысаларында Тукай муниципаль районы территориясендә яшәүче 65 яшьтән узган өлкәннәрне район хастаханәсенә диспансерлаштыру узу өчен илтү дәвам итә. 

Мамадыш муниципаль районындагы «Надежда» социаль приюты тәрбияләнүчеләре «Балалар һәм яшүсмерләр йортының» фәнни-техник  юнәлеш кураторы Гурьянов Радик җитәкчелегендә «Техно-класс» проектында катнашалар.

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Галләмова Чулпан социаль хезмәт алучыга «Тою хисләрен үстерү» дигән шөгыль үткәрде.

Без кече яшьтәге мәктәп укучылары белән шашка турниры уздырдык. Давыдов Данил иң көчле булып чыкты. Шашкалар-ул балаларның акыл үсеше өчен файдалы. Бу уенда бала үз-үзеңне тәнкыйтьли белергә, мөстәкыйль рәвештә уйларга, карарлар кабул итәргә, ахырга кадәр көрәшергә, уңышсызлыкларга бирешмәскә күнегә.


28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 28 ноябрендә ГКУ «Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йорты» тәрбиячесе Эзекова Энҗе Рафаэль кызы «Безнең төркем» дигән темага чара үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International