«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Дөньяда нинди үзгәрешләр бара” дип аталган мәгълүмат сәгате үтте

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның  28 ноябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Дөньяда нинди үзгәрешләр бара” дип аталган мәгълүмат сәгате үтте.

Чараның максаты булып табигатьтәге үзгәрешләрнең килеп чыгышы, көн белән төн, җирнең кояш тирәли ничек әйләнүе, җирнең үз күчәре тирәсендә әйләнүе турында мәгълүматлар бирү, белемнәрне арттыру торды.

Балаларга шөгыль башында табышмаклар әйтелде, биремнәр бирелде. Ел фасылларының ничек үзгәрүе турында әңгәмә үткәрелде.

Шөгыль ахырында астрономия буенча видео – ролик күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International