Яңа Чишмә муниципаль районында юбилярны котлау.

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Яңа Чишмә муниципаль районында юбилярны котлау.

Кышның беренче көннәрендә – 2019 елның 2 декабрендә Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Салихова Рузилә Рөстәм кызы һәм  социаль хезмәткәр Муханова Эсмира Әнвәр кызы социаль хезмәт алучы Ерохина Анна Яков кызын 85-яшьлек юбилее белән котлап үттеләр.

Юбилярга озын гомер, нык сәламәтлек, иминлек, бәрәкәтле тормыш  теләп,  истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International