“Минем һөнәрем” һөнәри юнәлеш бирү акциясенә йомгак ясау кысаларында Татарстан Республикасы социаль приютларында тәрбияләнүчеләр, балалар һәм яшүсмерләр өчен һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Рәхәт «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең Яшел Үзән муниципаль районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белечләре “Серго” исемендәге завод җитештерү берләшмәсенә экскурсия оештырдылар.
Чарада катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән “Серго” исемендәге Завод җитештерү берләшмәсе АҖнең рәсми затлары һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре чыгыш ясады. Балигъ булмаганнарга ”Серго” исемендәге завод җитештерү берләшмәсе АҖ буенча видео – экскурсия оештырылды. Балалар янгын сүндерү бүлегендә һәм тимерчелектә булдылар, шулай ук суыткыч җитештерү корпусын ясау цехларын күрделәр, рәсем ясау остаханәсендә булдылар. Чара «Минем һөнәрем» һөнәри юнәлеш бирү акциясендә җиңүчеләрне бүләкләү һәм йомгак ясау белән тәмамланды.