Яшел Үзән халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү “Рәхәт” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ядәм күрсәтү бүлеге психологлары Һәм Раифа махсус укыту-тәрбия ябык типтагы учреждениясенең психологик хезмәте белән берлектә 8 сыйныф укучылары белән кабат хокук бозуларны, җинаятьләрне кисәтүгә юнәлдерелгән инновацион уен алымнары “Мозартика” кулланып профиактик торкемле чара уздырдылар.
Әлеге чарада "Витражлар"уенын кулланып, балаларның эмоциональ халәте өйрәнелде. Әлеге методика психологларга шәхескә басым ясамыйча, яшүсмернең дөньяга карашын төзәтергә мөмкинлек бирә. Яшүсмерләр хисләрен җайга салырга, акыл белән уйларга һәм хисләрен контрольдә тотарга, алар, уз-узеңне кулда тотып бер эмоциональ торыштан икенчесенә эверелдерергә ойрәнәләр.