Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үттеләр.

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

02.12.2019ел,  дүшәмбе.

 Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында ел саен декабрь башында Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар үткәрелә.2 декабрь көнне Теләнче Тамак авылы һәм Круглое поле мәдәният йорты хезмәткәрләре интернат-йортта яшәүчеләрне котладылар. Алар өчен директор вазифаларын вакытлыча башкаручы Г.С.Салимованың котлау сүзләре, матур шигырьләр һәм кунакларның концерт номерлары белән бәйрәм әзерләнгән иде.Социаль хезмәт алучылар артистларга кушылып үзләре дә җырладылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бәйрәмнән барысы да канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International