2019 нчы елның 29 нчы ноябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында «Социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә ярдәм итү нигезе буларак нәтиҗәле ведомствоара хезмәттәшлек» дигән темага коллегия утырышы узды. Коллегиядә ведомствалар балигъ булмаган балалар белән эшләүнең актуаль мәсьәләләрен яктырттылар, эшләнеп бетмәгән юнәлешләрне билгеләделәр.
Коллегия ахырында намуслы һәм күпьеллык хезмәтләре өчен социаль өлкә хезмәткәрләре билгеләп үтелде. Бүләкләнүчеләр арасында безнең «Наз» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Гөлия Рәхмәтуллина да бар иде. 17 ел хезмәт куйган, һәр клиентка җаваплы һәм башкаручан, тигез һәм индивидуаль якын килә белүче Гөлия Шакир кызы Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.