ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

РЦ "Апрель" инвалидлар декадасын ябуга багышланган бәйрәм концерты була.

Яңа Чишмә картлар йортында инвалидлар ункөнлеге башланды

Буа интернат-йортында халыкара инвалидлар көненә багышланган бәйрәм чаралары дәвам итә

2019 нчы елның 3 нче декабрендә «Изгелек» халыкка хезмәт күрсәтү үзәге базасында әти – әниләре алимент түләмәүче балалы гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән оештырылган чираттагы бердәм кабул итү көне узды. Утырышта социаль  яклау бүлеге, суд приставлары мәшгульлек бүлеге, опека һәм попечительлек бүлеге вәкилләре катнашты.  2 гаиләгә  алимент түләтү буенча консультатив ярдәм күрсәтелде.

          Инвалидлар декадасы уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре, Яшьләр һәм спорт бүлеге, ТРның Саба районы иҗтимагый һәм Бөтен Россия инвалидлар жәмгыяте оешмасы белән берлектә Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатында Саба районының мөмкинлекләре чикле булган балалар очен шашка турниры үткәрделәр. Бу дусларча ярышта шашка белән мавыгучы барлык балалар да катнашты. Беренче карашка авыр булып тоелса да, балалар уз көндәшләре белэн көч сынашып, интеллектуаль осталыкларын, фикерләү сәләтен арттырдылар. Балалар  бик телэп катнаштылар, ярыш жылы атмосферада үтте.

Бәйрәм азагында һәр катнашучыга акчалата буләкләр, истәлекле дипломнар тапшырылды.

Социаль элемтәләр әһәмиятле һәм һәркемгә дә кирәк, инвалидлар да искәрмә түгел. Социумның тулы канлы тормышындагы актуаль проблемаларга, хәл итүнең мөмкин юлларына кагылып, үсеш юнәлешләрен билгеләү өчен ел саен декабрь аенда Инвалидлар көне билгеләп үтелә.

2019 елның 3 декабрендә Теләче район мәдәният йортында «Инвалидлар Декадасы» кысаларында чара булып узды.  ың тулы канлы тормышындагы актуаль проблемаларга, хәл итүнең мөмкин юлларына кагылып, үсеш юнәлешләрен билгеләү өчен ел саен декабрь аенда Инвалидлар көне билгеләп үтелә.

2019 елның 2 декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында Мамадыш районының 3 авыл җирлегендә "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең мобиль бригадасы инвалидларга һәм пенсионерларга бушлай юридик ярдәм күрсәтте.

2019 елның 3 декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында Саба муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Балкыш» учреждениесе бинасында "түгәрәк өстәл" уздырылды. Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, социаль яклау бүлеге, пенсия фонды, социаль иминият фонды, район мәгариф бүлеге, инвалидлар җәмгыяте, ветераннар( пенсионерлар) советы, сукырлар җәмгыяте вәкилләре катнашты. Шулай ук чарага инвалидлар да чакырылган иде. Чараның максаты: сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга пенсия законнарындагы үзгәрешләр, медик-социаль экспертиза һәм социаль яклау турында мәгълүмат бирү. Чара инвалидларның проблемаларын һәм ихтыяҗларын яхшырак аңларга мөмкинлек бирә. Түгәрәк өстәл артында 2020 елда пенсия фондындагы үзгәрешләр, тернәкләндерү техник чаралары алу, санатор-курорт юлламалары алу тәртибе турындагы мәсьәләләр каралды.  Шулай ук инвалид балалары булган әниләр тарафыннан йорт подъездларында уңайлы мохит, ортопедик аяк киеме һәм балаларны өйдә укыту турында сораулар бирелде. «Озак вакытка карап тору системасы» турында яңа темалар яктыртылды, типлаштыруны үткәрү, 65 яшьтән өлкәнрәкләр булган затларны диспансерлаштыру өчен медицина учреждениеләренә илтү. Социаль хезмәт алучыларның өйдә спорт учреждениеләре базасында сәламәтләндерү физкультурасын үткәрү турында теләкләре дә булды.  Чара көчле фикер алышу астында узды.

«Җәлил беренче санлы мәктәбе» волонтерлары «Җәлил картлар йортында»


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International